🍏 Бүген безнең лагерьда — «Сәламәтлек көне!»
🍏 Бүген безнең лагерьда — «Сәламәтлек көне!» "Дуслык" мәктәп яны лагерында бүгенге көн аеруча күңелле һәм файдалы узды. Иртәбез, гадәттәгечә, линейкадан һәм көн буена җитәрлек энергия бирүче күтәренке зарядкадан башланып китте. "Күңелле стартлар" ярышында балалар үзләренең җитезлекләрен һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Уеннарда дуслык һәм спорт рухы тантана итте! "Иң файдалы иртәнге аш" бәйгесендә укучылар биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр һәм хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Конкурс йомгагы буларак, балалар дөрес туклану рационын ясап күрсәттеләр. Сәламәтлек — кеше тормышындагы иң зур байлык, ә физик активлык һәм дөрес туклану — аның нигезе. ✨Сау-сәламәт һәм актив булып калыйк! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ