Бүген мәктәбебездә күңел кылларын тибрәндерерлек, бик җылы һәм күркәм бәйрәм узды! ✨
Бүген мәктәбебездә күңел кылларын тибрәндерерлек, бик җылы һәм күркәм бәйрәм узды! ✨ "Укытучылар көне" уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты һәрберебезгә олы бәйрәм кәефе, онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итте. Сәхнәдә яңгыраган җыр-биюләр, әзерләнгән күңелле видеороликлар һәр укытучының йөрәгенә барып җитте. Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч һәм күркәм мизгелләренең берсе булып мәктәпкә кадерле кунак килүе булды. Мәктәбебезне уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә инде зур тормыш юлында хезмәт куючы үзебезнең чыгарылыш укучыбыз иде. Нәкъ менә шундый шәкертләребезнең уңышлары укытучыларыбызның һәм мәктәп хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте тиешле җимешләрен бирүен кабат исбатлый һәм күңелләргә горурлык хисләре өсти. Бәйрәмнең икенче өлешендә мәктәбебездә күп еллар хезмәт куеп, дистәләгән буынга белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган кадерле ветеран укытучыларыбыз һәм ветеран хезмәткәрләребез хөрмәтенә гүзәл бер йола — Коръән ашы оештырылды. Бу очрашу тирән рәхмәт сүзләре, изге догалар һәм якты хатирәләр белән үрелеп барды. Күпме көч һәм хезмәт салган ветераннарыбызга күрсәткән бу игътибар — буыннар чылбырының ныклыгын һәм безнең мәктәп гаиләсенең бердәмлеген күрсәтә. Кадерле укытучыларыбыз, хөрмәтле мәктәп хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз! Сезнең изге хезмәтегез мәктәп диварларында гына калмый, ул һәр укучыгызның йөрәгендә яши. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ДеньУчителяНД #Благодарю