📌 18 октябрь - "Әтиләр көне"
📌 18 октябрь - "Әтиләр көне" 16 нчы октябрь көнне мәктәбебездә "Әтиләр көне" уңаеннан волейбол буенча бәйрәм ярышы үтте. Сәламәт тормыш рәвешен сайлаган, яшьләргә үрнәк булган әтиләребез мәйданчыкта үзләренең җитезлеген, көчен һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Уеннар бик кызу һәм кызыклы узды. Һәр команда соңгы мәлгә кадәр җиңү өчен көрәште. Тәнәфесләр вакытында укучылар әтиләренә дип әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Тантаналы өлештә укучылар үз куллары белән ясаган кубок тапшырдылар, бу бәйрәмгә аеруча җылылык һәм истәлекле мизгелләр өстәде. Барлык әтиләрне дә бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм алга таба да шулай спорт сөюче, яраткан һәм үрнәк әтиләр булып калуларын телибез! Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ДеньОтцаНД #ПапаМожет