Суган үрү өмәсе! 🧅
Суган үрү өмәсе! 🧅 Мәктәбебездә тагын бәйрәмчә эш атмосферасы! Бакчабыздан җыеп алган мул суган уңышын яңа уку елына сыйфатлы итеп саклау максатыннан, укытучыларыбыз һәм мәктәп хезмәткәрләре бергәләп суган үрделәр. 🧅 Мондый ысул белән сакланган суган серен һәркем белә: ул череми, тиз бозылмый һәм кыш буе мәктәп ашханәсендә ризыкларыбызга тәм өстәп торачак. Бердәмлек күрсәтеп, матур итеп эшләгән коллективыбызга зур рәхмәт! Тырыш кулларга — мең рәхмәт! #МБОУКушманскаяООШ