Теплицабызда эш кайный! 🍅🌱✨ — 30 июля 2026 г. в 10:07:54.921
Теплицабызда эш кайный! 🍅🌱✨ Җәйнең җылы көннәрендә мәктәбебез теплицасында эш гөрли! Иртә яздан утырткан помидор үсентеләребез бүген безне мул һәм тәмле уңышы белән куандыра. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез теплицаны карап-тәрбияләп торалар: 🍅 Саргаеп, кызарып пешкән, экологик чиста помидорларны запаска җыеп алабыз. ✂️ Помидорлар тагын да тизрәк пешсен һәм кояш нурлары тулысынча төшсен өчен, артык яфракларны кисеп, туплап торабыз. 🌿 Түтәлләр чиста, матур булсын өчен чүп үләннәрен утыйбыз, туфракны йомшартабыз. Тырыш хезмәт үз җимешләрен бирә! Үз кулың белән үстергән ризыктан да тәмлерәге юк.👍 #МБОУКушманскаяООШ

