Кышка тәмле әзерлек! 🥒🍅🫙✨ — 30 июля 2026 г. в 10:01:46.236
Кышка тәмле әзерлек! 🥒🍅🫙✨ Мәктәп бакчасында эш кайный! Ямьле җәй ае үзебез утырткан, тәрбияләп үстергән яшелчәләрнең мул уңышы белән куандыра. Бүген бездә бик җаваплы һәм тәмле эш көне — кышка кыяр һәм помидор тозлау! 🥒 🍅 Саф һавада, экологик якта чиста туфракта үскән яшелчәләрне җыеп,ашханәбез хезмәткәрләре пөхтәләп банкаларга тозлап куйды. Кышкы салкын көннәрдә мәктәп ашханәсендә үз бакчабыздан җыйган тәмле кыярлар, помидорлар белән туклану аеруча да тәмле булачак! Тырыш кулларга — зур рәхмәт! Ә сез кышка яшелчәләр тозлап куйдыгызмы инде? 😉 #МБОУКушманскаяООШ

