Перейти к содержимому
Максиметер

Авылыбызда зур бәйрәм: яшь артистларыбыз сәхнә түрендә!

Авылыбызда зур бәйрәм: яшь артистларыбыз сәхнә түрендә! Чәршәмбе көнне авылыбызның мәдәният йортында югары як сыйныф укучыларының " Көзге уңыш" байрәме булып узды. Бәйрәм чарасы Көзге темасына багышланган монтаж белән башланып китте. Икенче өлештә 5 нче сыйныфтан алып 10 нчы сыйныфка кадәрге укучыларыбыз авылдашларыбыз өчен искиткеч театр тамашасы әзерләп тәкъдим иттеләр. Яшь артистларыбыз сәхнәдә үзләрен чын профессионаллар кебек тоттылар: һәр рольне йөрәкләре аша үткәреп, тамашачыга җиткерә алдылар. Авылдашларыбыз яшь сәләтләрнең уенын бик югары бәяләде — залдан алкышлар тынмады, тамашадан соң рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Бу көнне тамашачыларны театр гына түгел, ә мәдәният йорты фойесында оештырылган искиткеч күргәзмәләр дә каршы алды. Биредә авылыбызның гүзәллеген чагылдырган көзге фоторәсемнәр күргәзмәсе, " Көзге муллык" исемле бәйрәм өстәле оештырылган иде. Бергәләп сыйлану, матур истәлекләр белән бүлешү әлеге кичәгә аеруча җылылык өстәде. Нәни артистларыбызга иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр һәм зур сәхнәләр телибез

31 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

43 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.