Җомга көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында традицион "Алтын көз бәйрәме" гөрләп уз...
Җомга көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында традицион "Алтын көз бәйрәме" гөрләп узды. Иртәдән үк кояш нурлары белән балкыган сыйныф бүлмәсе чып-чын тылсымлы бакчага әверелде. Бәйрәмгә синьор Помидор, Бәрәңге әфәнде, алсу Чөгендер, Чиполино, кытыршы Кыяр, тугры Кабак һәм супер Кишер килгән иде😄. Әлеге битлекләрне киеп балалар бәйрәмне чып-чын карнавалга әйләндерде. Бәйрәм алдыннан Сөмбелә килеп яшелчәләрне үзенең тылсымлы патшалыгына сәяхәткә чакырды. Беренче эш итеп яшелчәләр үзләре турында шигырьләр сөйләделәр. Аннан Сөмбелә "Яфрак тану" уены уйнатты. Икенче уен "Тәменнән тану"дип аталды. Балалар күзләрен бәйләп яшелчә, җиләк- җимешләрнең тәмнәрен белделәр. "Орлык тану" конкурсы да шулай ук мавыктыргыч булды. Балалар әлеге орлыктан нәрсә үскәнен әйттеләр. Уңыш бәйрәме сый- нигъмәтсез буламы инде? Укучылар ике командага бүленеп, винегрет һәм җиләк- җимеш салатлары ясадылар. Балалар иҗади өлештән дә калышмадылар. Көз турында җырлар, биюләр башкардылар. Бәйрәмгә өй эше бирелгән иде: табигый материаллардан матур кул эшләре ясарга. Һәм әти-әниләр белән берлектә балалар бу эштә искиткеч фантазия уятканнар. Сыйныфта чып-чын көзге күргәзмә иде. Әлеге эшләр өчен берәү дә игътибарсыз калмады. Һәр укучыга мактау грамотасы тапшырылды. Бәйрәмгә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Нәниләр бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнгәннәр. Алар өлкән иптәшләренә үзләренең шигырьләрен сөйләп кенә калмадылар, ә искиткеч бүләк тә әзерләганнәр. Укучыларга китап кыстыргыч тапшырдылар. Бу истәлекле бүләкләрне алар үз куллары белән кипкән чәчәкләрдән ясаганнар. Балалар мондый игътибарга чын күңелдән сөенделәр. Бәйрәмнең иң югары ноктасы- көтеп алынган чәй эчү булды. Өстәлләр артында утырып, үз куллары белән әзерләгән салатларын рәхәтләнеп ашадылар. Бәйрәм балаларны табигать нигъмәтләре белән таныштырып кына калмады,ә яшелчәләр турында белемнәрен арттырды, уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтте. #МБОУНижнетатмайнскаяСОШ