Перейти к содержимому
Максиметер

Иң тәмле һөнәр ияләре — мәктәбебез ашханәчерен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Иң тәмле һөнәр ияләре — мәктәбебез ашханәчерен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Бу атнада мәктәбебездә гадәттән тыш җылы һәм тәмле бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Кояш чыкканчы ук эшкә ашыгучы, үзләренең тырышлыклары белән һәр көнебезне тәмле итүче яраткан пешекчеләребезне Халыкара ашханәчеләр көне белән тәбрикләдек! Укучылар ашханә хезмәткәрләренә үзләренең иң җылы рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.Балалар үз куллары белән ясаган, эченә тәмле теләкләр язылган үзенчәлекле котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Шулай ук, ашнакчыларыбызның авыр, ләкин бик кирәкле хезмәтенә багышланган зур бәйрәм стенгазетасы ясалды. Кадерле Илсөяр апа, Айгөл апа, Рәмзия апа,бәйрәм белән Сезне! Сезнең изге күңелегез, түземлегегез һәм һәр ризыкка салган мәхәббәтегез өчен чиксез рәхмәт! Ашларыгыз һәрвакыт тәмле, кәефләрегез югары, ә сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Юлларыгызга һәрчак укучыларның рәхмәтле елмаюлары юлдаш булсын! #МБОУНижнетатмайнскаяСОШ

35 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

43 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.