МБОУ "Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой"
Образование · 1 сентября 2026 г.
📚💐 БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ - БЕЛЕМ КӨНЕ ! 🥳 — 1 сентября 2026 г. в 11:57:07.389
📚💐 БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ - БЕЛЕМ КӨНЕ ! 🥳 Бүген безнең Яңа Кенәр мәктәбендә 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узды. 🔔 Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү йоласы белән башланды. 🇷🇺 Быел безнең мәктәп ишекләрен 18 беренче сыйныф укучысы ачты! Аларны мәктәп директоры Хәмбәл Хабилович, авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Әдехәмович һәм кунаклар каршы алды. Алар үзләренең җылы котлау сүзләрендә балаларга ныклы белем, тырышлык, яңа ачышлар юлдаш булсын дип теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 🎁 Тантаналы өлештә беренче сыйныф укучылары үзләренең шигырьләре аша мәктәпкә килү шатлыгын, ә безнең талантлы укучылар төрле чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. 🎤 Чыгышларның иң мөһим өлешен унберенче сыйныф укучылары ясады, алар үзләренең музыкаль бүләкләре белән бәйрәмгә аерым бер ямь өстәделәр🌸 Белем көне белән, кадерле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Яңа уку елы уңышлар, яңа ачышлар һәм кызыклы белемнәр алып килсен! 🚀🍎 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

