МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" Арского муниципального района РТ
Образование · 23 мая 2026 г.
"Ата-аналар җыелышы" — 23 мая 2026 г. в 18:09:47.211
"Ата-аналар җыелышы" Җыелыш барышында мәктәпнең гомуми мәсьәләләре буенча мәктәп директоры Котдусова Гульназ Муллануровна чыгыш ясады. Үз чыгышында директор әти-әниләрне уку чиреге нәтиҗәләре, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү хакында сөйләде, укучыларның тәртибе, куркынычсызлыгы буенча чыгыш ясады, әти-әниләрне юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Гомуми җыелыштан соң, әти-әниләр сыйныф җыелышларына таралды, аларга җәйге каникул буенча инструктажлар үткәрелде.

