МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" Арского муниципального района РТ
Образование · 23 мая 2026 г.
"Фән сәгате" — 23 мая 2026 г. в 18:08:46.273
"Фән сәгате" Тема: бөдрә сабаклы тузганаклар. Максат: 1)тузганак чәчәге белән танышуны дәвам итү. 2)тузганакнын чәчәге дә, тамыры да файдалы булуын анлату. 3)чәчәккә соклану хисен арттыру, кызыксынуларын арттыру. Тузганак чәчәген сабагын озынрак итеп өзеп алабыз. Сабагынын тышкы яктан коры һәм шома булуына игътибар итәбез. Сабакны суга тыгып карыйбыз, үзгәреш күренми. Сабакны 4-5 кисәккә аерабыз, сабакнын эчке ягы юеш булуын ачыклыйбыз. Аерылган сабаклы тузганак чәчәген суга тыгабыз, сабаклар суга керүгә бөдрәләнә башлыйлар, бераздан сабак бөдрәле булып кала. Нәтиҗә ясыйбыз: тузганак сабагынын тышкы һәм эчке өлешләре бертөрле түгел. Тышы шома, коры, эчке ягы юеш булып тора. Сабакны 4-5кисәккә аергач, юеш ягы тышка әйләнеп кала да, суга кергәч ул бүртеп китә һәм шунын нәтиҗәсендә сабаклар бөдрәләнә.

