Республикабызда әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелүче “Мәктәпкә җыенырга бу... — 27 августа 2026 г. в 05:37:43.968
Республикабызда әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелүче “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе иң игелекле гамәлләрнең берсенә әверелде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары да әлеге мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы кулыннан уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары алдылар. 7 - 8 сыйныф укучыларына "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы иганәче булып ярдәм күрсәтте.

