🔔 Белем бәйрәме белән!
🔔 Белем бәйрәме белән! Бүген мәктәбебездә Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы бәйрәм үтте. 1 сентябрь — һәрберебез өчен дулкынландыргыч һәм онытылмаслык бәйрәм. Укучыларыбыз, җәйге яллардан соң көч җыеп, кабат мәктәп бусагасын атлап керделәр. Нәни беренче сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча истәлекле булды — алар зур белем дөньясына беренче адымнарын ясадылар. Кадерле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар! Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар, кызыклы ачышлар һәм иҗади илһам алып килсен! Бәйрәм котлы булсын, юлларыгыз ак булсын! 🌟