Чыгарылыш - 2026 🔔 — 28 июня 2026 г. в 07:43:59.169
Чыгарылыш - 2026 🔔 📅 27 нче июнь көнне мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен тантаналы һәм истәлекле көн булды: чыгарылыш сыйныф укучыларына урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Бикмухаметова Ләйсән Илшат кызы, Гайфуллин Әмир Зөфәр улы һәм Файзуллина Азалия Айнур кызы, өчесе дә бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы балларга тапшырып, мәктәпне уңышлы тәмамладылар. Афәрин! Чын күңелдән котлыйбыз сезне, укучылар! 🌟 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән чын тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Сезгә зур уңышлар, тырышлык, исәнлек-саулык һәм хыялларыгызның чынга ашуын телибез! Хәерле сәгатьтә! 🤲 #МБОУСОШсЯдыгерь

