Белем бәйрәме белән! 🔔🍁 — 1 сентября 2026 г. в 12:43:23.905
Белем бәйрәме белән! 🔔🍁 🍁 Бүген бездә зур бәйрәм! Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме! Беренче сыйныфка килүче 6 нәни укучыбыз өчен бүген беренче кыңгырау яңгырады. Беренче укытучылары Нуриева Миләүшә Мөхәррәм кызы җитәкчелегендә алар белем иленә тәүге адымнарын ясадылар. 🍁 Беренчеләрне зур бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, мәктәп директоры Нуриев Рәмис Расим улы, Кукмара муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Ахмадуллин Илфат Ильяс улы, «Восток» ширкате җитәкчесе Алексей Иванович Леонтьев, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Айдар Нәҗип улы, ООО «Нәүрүз» җитәкчесе Хисматуллина Раилә Нәкыйп кызы һәм Ядегәр авылы имамы Гаяз хәзрәт котлау сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тараттылар. 🍁 Кадерле мәктәбебез укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр, сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз! #МБОУСОШсЯдыгерь Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

