Укытучылар көне белән! 💐
Укытучылар көне белән! 💐 📆 Бүген - 5 нче октябрь, бөтен дөньяда иң изге һәм олы бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. 🫶 Хөрмәтле, яраткан укытучыларыбыз! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, балаларга биргән белемегез, чиксез түземлегегез, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади уңышлар телибез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа үрләргә, фәнни ачышларга этәрсен, ә балаларның рәхмәтле күз карашлары Сезгә һәрчак илһам бирсен! 👩🏫 Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә Рамилә Нургаяновна белән Лилия Рашитовна җитәкчелегендә үзидарә көне һәм матур бәйрәм концерты оештырылды. Бүген өлкән сыйныф укучылары үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. Бәйрәм кичәсендә укучылар ихлас күңелдән үзләренең остазларын бәйрәм белән котладылар, матур җырларын, шигырьләрен, дәртле биюләрен башкардылар, видеороликлар һәм уеннар белән күңелләрне күтәрделәр. Афәрин, укучылар! Сез оештырган бу бәйрәм остазларыбызның йөрәгендә озак сакланыр! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #МБОУСОШсЯдыгерь