МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ"
Образование
Загружаем канал…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Образование
Ә 11 сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады🔔 Хәерле юл сезгә 🕊️
1В сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә саф һавада күңел ачып, уку елына йомгак ясап, милли бәйрәмебез "Сабантуй" оештырып озын җәйге ялларга юл тоттылар. Хәерле матур яллар сезгә, балалар!
Беренче сыйныфларның беренче соңгы кыңгыравы! 🤩
Өч яклы килешү кысаларында: КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең унынчы сыйныф укучыларына сызым буенча курсларны тәмамлау турында беренче сертификатлар тапшырылды. 26 май көнне уртак белем бирү эшчәнлегенең беренче этабына тантаналы йомгак ясалды. Чарада КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең 10А физика-математика сыйныф укучылары, гимназия администрациясе вәкилләре, КГАСУ һәм «Союзхимпромпроект» проект институты җитәкчелеге катнашты. Укыту гимназия, университет һәм оешма арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә «Инженер-төзелеш юнәлеше буенча вузга әзерлек» программасы кысаларында үткәрелде («Геометрик модельләштерү нигезләре» модуле, «Сызым»дисциплинасы). Дәресләр КГАСУ базасында оештырылды һәм 2025–2026 уку елы дәвамында атна саен үткәрелде. Үзләштерелгән материалның гомуми к…
Читать целиком2В сыйныфы әти-әниләре белән бергә табигатьтә бик күңелле вакыт уздырдылар. Ачык һавада актив уеннар, тәмле ризыклар һәм күтәренке кәеф - ялларны башлар өчен иң яхшы ысул 🤩
Котлау сүзе белән КГАСУ архитектура һәм дизайн институты доценты Маргарита Ракиф кызы Саляхова чыгыш ясады. Ул гимназия укучыларының уку процессында актив катнашуын ассызыклады һәм һәр укучының шәхси үсешенә һәм казанышларына аерым бәяләмә бирде. Әлеге проектның стратегик әһәмияте турында «Союзхимпромпроект»ның гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Руслан Ринат улы Хөснетдинов әйтте. Ул ассызыклаганча, «Союзхимпромпроект» проект институты өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының нәкъ менә архитектура-төзелеш юнәлешен сайлау аеруча мөһим. Оешмага квалификацияле кадрлар кирәк, һәм һәм киләчәктә чыгарылыш укучылары оешмада эшли алсын өчен булачак белгечләрне әзерләү мәктәп дәрәҗәсендә үк башлана. Өчьяклы хезмәттәшлек планы нигезендә, киләсе уку елында да уку-укыту эшләре…
Читать целиком🎉 «Инженерлык фикерләү: җитештерү кейсларының чишелеше» темасына багышланган кызыклы очрашу үтте! 🎉Очрашуда кунак булып Артём Евдокимов — ТНВ аспиранты һәм коуч — катнашты. Ул үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, катлаулы техник мәсьәләләрне ничек аңларга, җитештерү ситуацияләрен тикшергә һәм стандарт булмаган чишелүләрне табарга кирәклеген аңлатты. Укучылар тыңлап кына тормадылар — алар актив эшләделәр: чынбарлыктагы кейсларны карадылар, мәсьәләне төрле яктан күрергә, чишелү логикасын төзергә һәм команда булып эшләргә өйрәнделәр. Күп фикер алышулар, бәхәсләр һәм бик кызыклы идеяләр булды — менә шундый юл белән генә чын инженерлык фикерләү формалаша! 💡Артём Евдокимовка ачык диалог, файдалы киңәшләр һәм илһам өчен рәхмәт! Без ышанабыз, укучылар алган белемнәрне дәресләрдә генә түгел, киләчәктә…
Читать целиком24 нче сентябрь көнне Казанның балалар экология-биология үзәге территориясендә «Бөҗәкләр фестивале» узды. Әлеге чарада экология профильле 5"Б", 1" А" сыйныф укучылары һәм 5"В" укучысы катнашты. Көн бик эчтәлекле булды: файдалы эшләр, якыннар белән бергә уздырылган вакыт, яңа белемнәр, иҗат һәм бөҗәкләр дөньясына чуму! Катнашучылар әти-әниләре белән үзәк территориясен кышка әзерләүдән башладылар. Гаиләләр бергәләп үсентеләрне алып куйдылар, чәчәк атып бетергән үсемлекләрне кистеләр һәм иҗат остаханәләре өчен табигый материаллар җыйдылар. Практик өлештән соң аларны тәмле ризыклар, интерактив уеннар һәм иҗади остаханәләр көтеп калды. Укучылар тропик бөҗәкләр белән якыннан таныштылар, эшкәртелгән пластиктан брелоклар ясадылар һәм лазерлы гравировка буенча остаханәдә катнаштылар. Төрле һава ша…
Читать целикомМул һәм күңелле «Көзге ярминкә» узды! 🍁🧺✨ 25 сентябрь көнне безнең гимназия ишегалды чын мәгънәсендә зур бәйрәм мәйданына әверелде. Сыйныф җитәкчеләре, укучылар һәм хөрмәтле әти-әниләр бердәм булып традицион «Көзге ярминкә» оештырдылар. Ярминкә өстәлләре көз байлыклары, өйдә пешерелгән тәмле камыр ашлары, салкын эчемлекләр, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, истәлекле бүләкләр һәм матур картиналар белән тулып торды. Укучылар үзләрен оста сатучылар ролендә сынадылар, сату-алу серләренә өйрәнделәр. Бу чара укучыларны хезмәт сөяргә, бердәм һәм тату булырга, игелек кылырга өйрәтә торган якты вакыйга булды. Ярминкәне оештыруда зур көч куйган укучыларыбызга, укытучыларыбызга һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер булган хөрмәтле әти-әниләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Көзге муллык һәм күңел җылыс…
Читать целиком