Мул һәм күңелле «Көзге ярминкә» узды! 🍁🧺✨ — 28 сентября 2026 г. в 11:49:56.818
Мул һәм күңелле «Көзге ярминкә» узды! 🍁🧺✨ 25 сентябрь көнне безнең гимназия ишегалды чын мәгънәсендә зур бәйрәм мәйданына әверелде. Сыйныф җитәкчеләре, укучылар һәм хөрмәтле әти-әниләр бердәм булып традицион «Көзге ярминкә» оештырдылар. Ярминкә өстәлләре көз байлыклары, өйдә пешерелгән тәмле камыр ашлары, салкын эчемлекләр, кулдан ясалган бизәнү әйберләре, истәлекле бүләкләр һәм матур картиналар белән тулып торды. Укучылар үзләрен оста сатучылар ролендә сынадылар, сату-алу серләренә өйрәнделәр. Бу чара укучыларны хезмәт сөяргә, бердәм һәм тату булырга, игелек кылырга өйрәтә торган якты вакыйга булды. Ярминкәне оештыруда зур көч куйган укучыларыбызга, укытучыларыбызга һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер булган хөрмәтле әти-әниләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Көзге муллык һәм күңел җылысы һәр йортка бәхет алып килсен! 🍎🥧✨