26 сентябрь көнне милли «Туган авылым» комплексында Бөтендөнья татар конгрессының эш пл... — 26 сентября 2026 г. в 12:32:03.383
26 сентябрь көнне милли «Туган авылым» комплексында Бөтендөнья татар конгрессының эш планы нигезендә «Сәламәт милләт» программасы кысаларында «Татар чәе» фестивалендә укучыларыбыз катнашты: Исламова Диләрә Илдар кызы — 10 б сыйныф Зиннурова Зәлия Зөлфәт кызы — 9 б сыйныф Ногманова Алия Ирек кызы — 6 г сыйныф Шулай ук 5 "Г" сыйныф укучылары комплекс территориясендә урнашкан төрле тематик площадкаларда булып, чәй темасына багышланган чараларда катнаштылар һәм төрле үләнле чәйләрдән авыз иттеләр. Укучылар чәй әзерләү серләренә төшенделәр, татар чәй эчү традицияләре белән таныштылар һәм милли аш-су аерачакларыннан тәмләделәр. Фестиваль балаларга милли мәдәниятне якыннан күрергә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксырга ярдәм итте.✨🌸