Бөтенроссия ярышларының бронзасы! 🥉🏹
Бөтенроссия ярышларының бронзасы! 🥉🏹 Сөендерә торган яңалыгыбыз бар! Безнең гимназия 11 Б сыйныф укучысы Камил Замалетдинов "Салават Юлаев" исемендәге җәядән ату буенча Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте. КЛ-18м (30+30 ату) дисциплинасында кызу көрәш нәтиҗәсендә Камил 546 балл җыеп, 3 урынны яулады!🥉👏 Ярышлар Бирск шәһәрендә узды. Безнең спортчы югары нәтиҗә генә күрсәтеп калмады, ә пьедесталда республикабыз флагын горурлык белән күтәреп басты. Бу - зур хезмәт, көн саен күнегүләр һәм рух ныклыгының нәтиҗәсе! Камилне, аның тренерларын һәм әти-әнисен бу уңыш белән котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр, яңа казанышлар һәм төз атулар телибез! 💪🔥