16 май көнендә
16 май көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-parktта III республикакүләм "Акыллы уеннар” чемпионаты узды. Чемпионатның ачылу тантанасында гимназиябезнең "Мәрҗән" бию төркеме "Бәйрәм биюе" белән катнашучыларны һәм кунакларны каршы алып сәламләделәр! "Акыллы уеннар" Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла. "Мәрҗән"нәребезнең Республика күләмендә уздырылучы мөһим чараларга чакырулы булуы гимназиябез өчен зур горурлык! Рәхмәт Сезгә! Алга таба зур уңышлар телибез!