«Ялкын» мәктәп медиалары фестиваленең җиңүчеләре билгеле
«Ялкын» мәктәп медиалары фестиваленең җиңүчеләре билгеле Фестивальгә Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Финалга Татарстанның төрле районнарыннан 20 медиаүзәк үтте. «Татар телендә мәктәп медиасы» номинациясендә гимназиябезнең «Сәләт-Мәрҗән» клубы командасы җиңү яулады! (клуб җитәкчесе - Авзалова Юлия Рамил кызы) Алар «Алтын каләм» фестиваленең финалына чыгу мөмкинлеген алды. Шулай ук Казан глобаль яшьләр саммитында түләүле стажировка узу хокукына ия булдылар. Афәрин, Сәләт-Мәрҗән клубы! 💕