24 нче июнь көнне Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре а... — 25 июня 2026 г. в 03:48:39.578
24 нче июнь көнне Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секциясе утырышы булды. Анда Югары Налим төп белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Нурзилә Ярулла кызы катнашты. Пленар утырышта татар мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары Россия һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыклары мактау грамоталары һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләнделәр. Укытучыбыз Нурзилә Ярулла кызын чын күңелдән Россия мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы алуы белән котлыйбыз. 👏👏👏

