101 яшьлек ветераныбызга – укучылардан җылы котлау
101 яшьлек ветераныбызга – укучылардан җылы котлау Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Тәфкил Вәли улының туган көне. Ул үзенең 101 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Югары Яхшый урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» лидерлары ветеран янына барып, аны истәлекле көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Тәфкил абый укучыларга игътибарлары һәм җылы котлаулары өчен рәхмәтен белдерде. Ул яшь буынны тырышып укырга, тәртипле булырга, белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга чакырды. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/101-iaslek-veteranybyzga-ukucylardan-yly-kotlau