Хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу
Хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу Мәктәбебездә профилактик чаралар кысаларында МВД хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Әлеге чараның максаты — үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү. Хезмәткәрләр балаларга төрле тормыш хәлләрендә дөрес юл тоту, үзеңне һәм якыннарыңны яклау ысуллары турында аңлаттылар. Аерым игътибар куркыныч төркемнәргә керү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең нәтиҗәләренә бирелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Мондый очрашулар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.