Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантана...
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кичәсендә мәгариф хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлаулар кабул иттеләр. Чара барышында хезмәт алдынгыларына һәм төрле һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Кадыйрова Зәлифә Илнур кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Сибатова Рәзилә Ринас кызы һәм Саматов Азат Наиз улы һөнәри бәйгедә призлы урын алып, лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Без дә аларны бу зур уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә хезмәтләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә, нык сәламәтлектә, гаилә бәхетендә һәм иминлектә яшәргә телибез. Шундый тырыш, фидакарь укытучыларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз!