Перейти к содержимому
Максиметер

ҺӨНӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ

ҺӨНӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ, КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ Бүген Арча район Мәдәният йортында мәрхәмәтлелелек үрнәкләре күрсәтүче иң күркәм һөнәр ияләрен зурладылар. Районыбызның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар, фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Бәйрәм котлавын Арча районы башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова җиткерде. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Арча районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова социаль хезмәткәрләргә авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бәйрәм районыбызның иҗат коллективлары, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. #АрскКультура #АрскийРДК

316 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

377 подписчиков · Госорганы и учреждения

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.