ШҮРӘЛЕДӘ КУНАКТА — 1 июня 2026 г. в 15:18:37.552
ШҮРӘЛЕДӘ КУНАКТА Бүген, районыбызның Җиңү паркында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Шүрәледә кунакта" дип исемләнгән мәдәни күңел ачу чарасы узды. Нәни дусларыбыз милли һәм спорт уеннарында көч сынаштылар. Җыр-моң яратучылар исә талантлы балаларыбыз катнашында концерт карады. Җәйнең беренче көне балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде! #АрскКультура #АрскийРДК

