МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ "БАЙТИРӘК" ПРОЕКТЫНДА — 30 мая 2026 г. в 11:51:59.701
МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ "БАЙТИРӘК" ПРОЕКТЫНДА Казанның М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 15 июльдә Казан мэриясенең "Байтирәк" проекты чарасы узачак. Шул уңайдан башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында семинар узды, анда мәдәният хезмәткәрләребез дә катнашты. Быел бишенче ел үткәреләчәк "Байтирәк" проектында тамашачыларны суга бәйле йолалар белән таныштыру күздә тотыла. Әлеге чарага Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы да (җит: Л.Мөхәммәтгалиева) чакырулы. #АрскКультура #АрскийРДК

