Перейти к содержимому
Максиметер

"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ

"ХӘЗИНӘ" ФОЛЬКЛОР КОЛЛЕКТИВЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ 5 нче июнь башкалабызның Иске Татар бистәсе территориясендә Идел буе әкияти фольклоры темасына багышланган "Манзара" беренче эксперименталь фестиваль-конкурсы – урам театры һәм урам биюе фестивале узды. Фестивальдә Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы катнашты. Алар башкала халкына, жюри составына "Кыз алу йоласы"н күрсәттеләр һәм 2 нче Дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булдылар. Коллектив җитәкчесе Ләйлә Ринат кызы Мөхәммәтгалиевага яшь буын арасында милли традицияләрне, заманча сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. "Манзара" проекты Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе" муниципаль бюджет учреждениесе ярдәмендә гамәлгә ашырылды. #АрскКультура #АрскийРДК

396 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

377 подписчиков · Госорганы и учреждения

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.