Перейти к содержимому
Максиметер

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге дата – илебез тарихындагы...

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү ул. Бүген Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында искә алу чарасы узды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова катнашты. Сәяси репрессия корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. #АрскКультура #АрскийРДК

195 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

375 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.