АРЧАДА "ХӘТЕР ШӘМЕ" АКЦИЯСЕ УЗДЫ — 21 июня 2026 г. в 19:21:02.316
АРЧАДА "ХӘТЕР ШӘМЕ" АКЦИЯСЕ УЗДЫ Бүген районыбызның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Хәтер шәме-Свеча памяти" Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге патриотик акциягә Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны искә алу. Хәтер яши, хәтер мәңгелек! #АрскКультура #АрскийРДК

