ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ-ХӨРМӘТЕ БАР — 3 июля 2026 г. в 10:40:48.889
ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ-ХӨРМӘТЕ БАР Бүгенге иртә күңелле мизгелләрдән башланды. Районыбызда Сабан туе милли бәйрәмен югары дәрәҗәдә әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Арча район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусов, сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева, хореограф Аида Ондрина Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ихластан котлыйбыз! #АрскКультура #АрскийРДК

