МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ ДӘВАМ ИТӘ — 22 июля 2026 г. в 05:22:51.205
МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ ДӘВАМ ИТӘ Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасын дәвам итә. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруны күздә тота. 23 нче июль аның кысаларында мәдәният хезмәткәрләребезнең чыгышы Илдүс авылында көтелә. Рәхим итегез! #АрскКультура #АрскийРДК

