МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 14 августа 2026 г.
ҖӘЙГЕ ТӨСЛӘРНЕ ТУПЛАДЫК — 14 августа 2026 г. в 15:09:45.831
ҖӘЙГЕ ТӨСЛӘРНЕ ТУПЛАДЫК Бүген Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Татарстанда җәй" проекты кысаларында районыбызның Казан су паркында эко-арт-терапия узды. Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Шәрифуллина райондашларыбызны файдалы үләннәрдән панно ясарга өйрәтте. Дару үләннәренең файдасы, аларны ничек дөрес сайларга һәм кулланырга кирәклеге турында сөйләде. Катнашучыларның үз куллары белән ясаган, табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үсемлекләрдән паннолар кышкы салкыннарда хуш исләре белән җәйге көннәрне хәтерләтеп торачаклар. #АрскКультура #АрскийРДК

