МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 14 августа 2026 г.
ӘБИЕМДӘ КУНАКТА-БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ — 14 августа 2026 г. в 02:38:55.258
ӘБИЕМДӘ КУНАКТА-БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ Җәй, авыл, әби... Шушы өч сүздән бүген дә күңелгә җылы йөгерә, хәтердә гамьсез балачакның иң якты, иң матур хатирәләре җанлана. Районыбызда "Әбиемдә кунакта" проектына йомгак ясалды. "Күрше" фестиваленең җәйге сезоны кысаларында җиңү яулаган әлеге иҗади проект өч мәйданчыкта узды һәм райондашларыбызга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Бергәләп онытыла барган шөгыльләрне искә алдык, милли уеннар уйнадык, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтык. Һәркем әбиле балачакка кайтты, балалар файдалы шөгыльләргә өйрәнде һәм чын авыл мөхитен күрде. #АрскКультура #АрскийРДК

