МБУ "Арский РДК" Арского муниципального района РТ
Образование · 25 августа 2026 г.
КИЧ УТЫРЫЙК ӘЛЕ БЕРГӘЛӘП — 25 августа 2026 г. в 02:56:05.106
КИЧ УТЫРЫЙК ӘЛЕ БЕРГӘЛӘП Җәе ае тәмамланырга да күп калмады. Ә сез бу җәйдә дөнья мәшәкатьләрен онытып, бар эшләрегезне читкә куеп капка төбендә ял итеп утырырга өлгердегезме? Юк икән, безгә кушылыгыз. Хөрмәтле райондашлар! Җәйне бергәләп матур җыр-моңнар белән озатыйк. Районыбызның вокаль ансамбльләре, фольклор коллективлары сезне кич утырырга чакыра. Гармун моңнарын яңгыратып җырлыйк, дәртле көйләргә биик, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган гореф-гадәтләр белән танышыйк. #АрскКультура #АрскийРДК

