Перейти к содержимому
Максиметер

"ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ" АРТИСТЛАРЫ "ИДЕЛ-ЙОРТ" БӘЙГЕСЕНДӘ

"ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ" АРТИСТЛАРЫ "ИДЕЛ-ЙОРТ" БӘЙГЕСЕНДӘ Татарстанда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары бәйгесенең зона этабы старт алды. Быел әлеге масштаблы иҗади бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Конкурсның сайлап алу этабына Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән барлыгы 64 гариза кабул ителгән. Оештыру комитеты әгъзалары алар арасыннан икенче этапта катнашу өчен 32 спектакльне сайлап алган. Бүген Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган сайлап алу турында Арча район Мәдәният йортының "Җидегән чишмә" халык театры "Яучылар" водевиль-комедиясы белән чыгыш ясады. #АрскКультура #АрскийРДК

168 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

376 подписчиков · Госорганы и учреждения

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.