Перейти к содержимому
Максиметер

КУЛ ЭШЛӘРЕНДӘ-КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ

КУЛ ЭШЛӘРЕНДӘ-КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ Бүген районыбызның "Казан арты" тарих-этнография музеенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Кул җылысы" дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды. Биредә өлкәннәребезнең кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, урындыкларга япмалар, шәл, оекбаш һәм бияләйләр. Барысы да игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык. Өлкәннәребез яшь вакытларында аулак өйләрдә ничек итеп бәйләү ярышлары оештырулары һәм уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр, киләчәктә дә мондый чараларны еш уздырырга кирәк дигән фикергә килделәр. #АрскКультура #АрскийРДК

204 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

377 подписчиков · Госорганы и учреждения

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.