20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат көне ФИДЕ — Халыкара шахмат феде... — 20 июля 2026 г. в 05:48:19.773
20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат көне ФИДЕ — Халыкара шахмат федерациясе карары буенча билгеләп үткәрелә. Шахмат - 64 күзәнәкле тактада 32 фигура (ак һәм кара төстәге 16 фигура) урнашкан өстәл уены. Ике партнер уйный. Уенның максаты - көндәш уенчының короленә мат кую. Уен - спорт, фәнни фикерләү һәм сәнгать элементларын берләштергән иң борынгы уеннарның берсе. Ул хәтерне, акыл сәләтен, иҗади һәм интеллектуаль, мәдәни, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Шахмат көне уңаеннан авыл клубында балалар арасында шахмат һәм шашка уеннары буенча ярыш үткәрелде. Балаларны яшь аермасы буенча ике төркемгә бүлдек. Шахмат уенында югары сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Бикмуллин Амирхан, 2 нче урынны Шәйхетдинова Әминә алса, кечерәк яшьтәге балалар арасында 1 нче урын Мөхетдинов Әнвәргә, 2 нче урын Нурлыгаянова Сөмбелгә бирелде. Шашка ярышы бик кызу узды, чөнки барлык балалар да шашка уенын уйный белә. Югары сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Фәйзрахманова Хәзинә белән Сәлахиева Зәринәләр бүлеште. 2 нче урында Шәйхетдинова Әминә булса, 3 нче урынны Бикмуллина Әминә белән Зәлия Мустафина бүлеште. Кечерәк балалар арасында 1 нче урынны Сәгыев Кәрим, 2 нче урынны Мөхетдинов Әнвәр белән Борһанова Кадрия бүлеште. 3 нче урын Бикмуллина Зәйнәп белән Шәйхетдинова Диләрәгә бирелде. Барлык катнашучыларга да Әлфия Бахтиярова тарафыннан күчтәнәчләр өләшенде. Балаларга катнашканнары, ә Әлфия апалары Бахтияровага балаларны сөендереп бүләкләр алырга булышканы өчен бик зур рәхмәт. #Бакырчыавылыклубы #культуразеленодольска

