Кызлар арасында волейбол уены
Кызлар арасында волейбол уены Волейбол — планетада иң популяр спорт уеннарның берсе. Һәвәскәрләр дәрәҗәсендә волейболны Җир шарында яшәүче миллиардка якын кеше уйный, ягъни ул популярлыгы буенча (футболдан кала) икенче урында. Аның белән чынлап мавыгучылар саны — якынча бер миллиард кеше тәшкил итә. Башкача әйтсәк, планетабызда булган кешеләрнең 15 проценты волейбол белән шөгыльләнә. Волейбол уены 1895 елда Уильям Морган тарафыннан уйлап табылган. Физкультура укытучысы тупны ике метр биеклеккә күтәрелгән теннис челтәре аша ыргыту идеясен биргән. Шулай итеп, волейбол уены барлыкка килә. Бүгенге көндә ул туплы спорт уеннарының иң куркынычсызы булып тора. Волейболда туп җиргә төшәргә тиеш түгел. Һәм ул мондый кагыйдәле бердәнбер уен.Кызлар матур уен күрсәттеләр. Үзешчәннәр катнашындагы ярыш булганга, билгеле инде команда исемнәре дә, анда уйнаучылар да профессионаллар түгел. Хәтта командалар да урында гына оештырылды дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме – катнашучыларны волейболга мәхәббәт һәм дуслык берләштерде. #культуразеленодольска #ЛетовТатарстане #Айдагулять