Танып белү,уен программасы" Халык уеннары" — 19 июля 2026 г. в 12:52:02.209
Танып белү,уен программасы" Халык уеннары" Халык уеннары күп гасырлык тарихка ия, алар бүгенге көнгә кадәр тирән борынгы заманнардан буыннан-буынга күчеп, иң яхшы милли традицияләрне үз эченә алган. Балалар өчен халык уеннары педагогик яктан бик кадерле. Алар характер, акыл, ихтыяр тәрбияләүгә зур йогынты ясыйлар, әхлакый хисләр үстерәләр, баланы физик яктан ныгыталар, халык иҗатына кызыксыну тудыралар. Бәйрәм күңелле узды, балалар канәгать калдылар. Барысы да уеннарда актив катнаштылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Халык уеннары онытылырга тиеш түгел. Алар төп максатларын үтәгәндә уңай нәтиҗәләр бирәчәкләр – балаларга рәхәтлек һәм шатлык китерәчәкләр. #культуразеленодольска #ЛетовТатарстане #Айдагулять

