Балык тотарга яратучылар ярышы. — 19 июля 2026 г. в 08:47:02.187
Балык тотарга яратучылар ярышы. Бүген Кече Шырдан авылы плотинасында Ачык балык тотарга яратучылар ярышы узды. Олы һәм Кече Шырданнан яшь малайлардан алып лаеклы ялда булучыларга кадәр 18 балык тотучы катнашты. Жирәбә уздырып һәркем үз номеры астында бәхетен сынады. Ярышны гадел жюри күзәтте. Җан атарга авылдашлар да күп җыелган иде. 3 сәгать ярышканнан соң җиңүчеләр билгеләнде. "Иң яшь балык тотучы", " Иң күп балык тотучы", "Иң рейтинглы балык тотучы" лар билгеләнеп, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ахырда барлык халык җыелып учакта пешкән ухадан авыз итте, чәй эчте. Бергәләп җырлап, күңел ачып, күтәренке кәеф белән таралышты. Әлеге ярыш дәвамлы булыр дигән теләктә калабыз! #Малоширданскийск #ЛетовТатарстане #Айдагулять

