Мәдәният йортында "Россия флагы Бөек байрак" диеп исемләнгән танып белү сәгате булып үтте.
Мәдәният йортында "Россия флагы Бөек байрак" диеп исемләнгән танып белү сәгате булып үтте. Чара барышында балалар Россиянең дәүләт символларының тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар: гимн, герб һәм, әлбәттә инде, триколор. Мәдәният йорты җитәкчесе Зиятдинова Фәния Самат кызы Россия флагының барлыкка килү тарихы, аның төсләре һәм символикасы турында сөйләде. Танып-белү өлешеннән соң балалар Россия флагын ясадылар. Бу чара Туган ил турында белемнәрне киңәйтүгә генә түгел, ә ватанпәрвәрлек хисе һәм дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләүгә дә ярдәм итте. #ФлагРоссии#Россияфлагы #ОлыАчасырмәдәниятйорты