29 август көнне Каюм Насыйри исемендәге этнографик музейда, мәдәният йорты белән берлек...
29 август көнне Каюм Насыйри исемендәге этнографик музейда, мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Татарстаныбыз чәчәк атсын” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мәдәни чараны оештыручылар Татарстан Республикасы тарихы турында, символикасы һәм биредә күпмилләтле халыкның тату яшәве турында сөйләделәр. Һәр республиканың үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләштеләр, әләмне карадылар һәм символлардагы төсләрнең мәгънәсен искә төшерделәр. Балалар шулай ук шәһәрләрне һәм елгаларны искә алдылар, шагыйрьләрне, язучыларны, рәссамнарны һәм композиторларны атадылар. Ахырда мондый нәтиҗә ясалды: “Дуслык зур булса, Ватан нык булыр".