Перейти к содержимому
Максиметер

25 нче август көнне Кайбыч районында XII Республика халык иҗаты фестивале — «Кичке уен»...

25 нче август көнне Кайбыч районында XII Республика халык иҗаты фестивале — «Кичке уен» узды. Фестиваль сәгать 15:00дә Галия Кайбицкая исемендәге музейдан алып «Дубрава» паркына кадәр фольклор коллективларының бәйрәмчә йөреше белән башланып китте. Төрле милләт вәкилләре Кайбыч урамнары буйлап халык җырлары һәм гармун тавышлары астында узды. Чарада Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Арча, Әтнә, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарының иҗат коллективлары катнашты. 💃 Яшел Үзән районы данын яклап, Мулла Иле мәдәният йортыннан «Сүнмәс дәрт» һәм Норлат авылыннан «Яшь йөрәкләр» фольклор коллективлары чыгыш ясады. Иң яхшы коллективлар Кайбыч районы башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. #Авылымгүзәллеге #ЯшелҮзәнрайоны #Авылымныңгүзәлкешеләре #МуллаИлеавылы #Кичкеуен #Кайбычрайоны #Культуразеленодольска #Молвинскийсдк От Разины Сайфутдиновой

93 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

84 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.