Мәдәният йортында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган танып белү програм...
Мәдәният йортында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган танып белү программа узды. Чарада катнашучылар Россия триколоры тарихы, ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрнең әһәмияте, шулай ук илебезнең төп символы белән бәйле кызыклы фактлар турында белделәр. Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, тарихи чорларны үтеп, 1994 елда яңадан Русиянең дәүләт символы статусын алды. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия: ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне гәүдәләндерә. Балаларда дәүләт флагына ихтирам хисләрен тәрбияләп, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт уятабыз. #культуразеленодольска #культурататарстан