Танып белү сәгате “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы”.
Танып белү сәгате “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы”. 8 сентябрь-Россия халыклары телләре көне һәм Татарстанда әкиятләр көне буларак билгеләп үтелә. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга кадәр китереп җиткерүче зур хәзинә.Чарада катнашучыларны туган телебезне саклау ,үстерергэә кирәклеге турында таныштырдык.Балаларны төрле телләрдә тәрҗемә ителгән әкият китаплары белән таныштырдык.Әкиятләрне балалар гына түгел,өлкәннәрдә бик ярата.Чарада әкиятләр сәхнәләштерелде. Акциянең төп максаты — күптеллелекне хуплау һәм төрле телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Россиядә яшәүче һәр халыкның үз теле, үзенә генә хас сүз байлыгы һәм мәдәни мирасы бар. Шуларның һәркайсы уртак мәдәни хәзинәне тулыландыра.Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. #культуразеленодольска #культурататарстан #СказочныйДень