Без барыбыз да җәйне яратабыз! Җәй-искиткеч вакыт. Җәйнең якты төсләрен, кояш энергиясе...
Без барыбыз да җәйне яратабыз! Җәй-искиткеч вакыт. Җәйнең якты төсләрен, кояш энергиясен һәм табигать энергиясен истә калдырыр өчен, аннары кышкы озын кичләрдә җәйнең никадәр яхшы булуын искә төшерер өчен, без балаларга асфальтта рәсемнәр конкурсында катнашырга тәкъдим иттек. Төсле акбур белән асфальтта рәсем ясау — безнең балалар өчен бәхет. Асфальт буяулар белән чәчәк ата, сары кояш тигезсез нурлар белән балкый, болында төрле төстәге чәчәкләрдән келәм чәчәк ата, чәчәкләр, күбәләкләр, диңгез, табигать рәсемнәре ясала. Балалар рәсемнәрен пөхтә итеп буяп бик тырыштылар. Беркем дә күңелсезләнмәде, барысы да иҗат белән мәшгуль иде. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Чара тәмамлангач, балалар татлы призлар алдылар. #летовтатарстане #айдагулять #олыачасырмәдәниятйорты